31 мартта Рәссәй Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең утырышы узды. Ул Хөкүмәтенең Беренче вице-премьеры Игорь Шувалов һәм Рәссәй Төзелеш министрлыгы башлыгы Михаил Мень рәислегендә узды.
31 мартка Татарстанда 650,2 мең кв. м. торак тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 112,6% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.