Татарстан Республикаксында ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлектә күп фатирлы торакларда капиталь ремонт эшләре барышын 1 мең 882 тикшерү үткәрелде. Нәтиҗәдә 8 районда 23 куркынычсызлык техникасын бозу фактлары ачыкланды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.