ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Федераль дәүләт статистика хезмәте (Росстат) Россия төбәкләрендә һәм федераль округларында быелның беренче яртыеллыгында торак төзелеше күләме турында хисап тотты. Статистика буенча, Татарстан Идел буе федераль округы буенча - беренче урынны, ә Россия субъектлары арасында бишенче урынны алды. 2017 елның 20 июленә булган күрсәткечләргә караганда, Татарстанда барлыгы 1 252,8 мең квадрат метр торак кулланышка кертелгән.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының  урынбасары Илшат Гимаев "China Road" (КХР) корпорациясе вәкиллеге белән очрашу үткәрде, аның кысаларында хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар. "China Road" (КХР) корпорациясе вәкилләре үз компаниянең презентациясен үткәрделәр. КХР Генераль консулның урынбасары Чэн Вэй Кытай вәкилләренең һәм төрле бизнес-делегацияләрнең Татарстанга бер генә тапкыр түгел килүен билгеләп үтте. Ул бу сәфәрнең ике яклы хезмәттәшлекне ныгытуга шулай ук өлеш кертәчәгенә өметен белдерде.Илшат Гимаев КХР делегациясенә Татарстан Республикасы белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Очрашу барышында яклар хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнергә һәм киләчәктә туры партнерлык элемтә билгеләргә килештеләр.

Югары Ослан авылының Автодорожная урамы буенча 2 санлы йортны капиталь төзекләндерү барышын тикшергәндә ТР Дәүләт торак инспекциясенең Үзәк инспекторлык бүлеге инспекторлары җылыту системасын төзекләндергәндә эш башкару технологияләре бозылуны ачыклады: торбаүткәргечләр түшәмәләр аша үткән урыннарда гильзалар юк һәм монтаж уемнары капланмаган, эш башкару сроклары үтәлмәгән, шулай ук куркынычсызлык техникасы да бозылган. Техник заказчыга – Югары Ослан МР Башкарма комитетына ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару турында инспекция тарафыннан күрсәтмә бирелде.

Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International