ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2017 ел
җомга

                                                                                                                  Хөрмәтле коллегалар һәм төзелеш тармагы ветераннары!

Һөнәри бәйрәм rөнендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән  һәм шәхсән үземнән, сезгэ чын күңелдән бик кирәкле һәм фидакарь хезмәтегез өчен  ихлас котлаулар һәм рәхмәт сүзләре белдерергә рөхсәт итегез! Сез мактаулы һәм җаваплы, сәләткә әйләнгән һөнәр сайладыгыз. Барлык төзелеш белгечлекләрнең фидакарь эш нәтиҗәсе республикабызның икътисади үсеше  белән  һәм уңайлы мохит булдыру, һәр кешенең югары сыйфатлы заманча тормыш үткәрү  белән бәйле. Аеруча рәхмәт  төзелеш тармагы ветераннарына белдерәм, алар үз хезмәтләре белән  һөнәргә тугрылык белдерделәр. Бүген яшьләр элеккеге буыннардан килгән иң яхшы традицияләрне дәвам итә. Безнең республикабыз  төзелеш династияләргә бай. Бу гаиләләрдә һөнәр кыйммәтләре, серләре, гореф-гадәтләре, осталык буыннан-буынга тапшырыла.

Һөнәри бәйрәм Төзүчеләр Көне алдыннан, министрлыкта хезмәткәрләренең балалары өчен "Минем әти-әнием – Төзүчеләр" исемендәге рәсем һәм кул эшләнмәләре бәйгәсе узды. Бу бәйгедә 25 министрлык хезмәткәрләренең балалары катнашты. Барлык рәсемнәр һәм эшләнмәләр оригиналь һәм бик кызыклы булып чыкты. Ә иң яшь катнашучыга нибары 2 ел булып чыкты. Конкурста катнашучылар дипломнар һәм иҗат өчен истәлекле җыелмалар белән бүләкләнделәр. Бәйгенең иганәчесе ҖЧҖ "Аркада Строй". Конкурста барлык катнашучыларны котлыйбыз!

Фоторепортаж

Үзәк инспекторлык белгечләре Яшел Үзән муниципаль районы, Осиново ав., Спорт урамы буенча 2 номерлы йортта яшәүче гражданнарның мөрәҗәгатен карау барышында түбә капламында су үтүгә сәбәпче булган җитешсезлек очраклары булуын ачыклады.

9 август көнне ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень илебездә беренче “шәһәр төзелеше өлкәсендә бәя кую һәм сметалы нормалаштыру эшчәнлегендә иң яхшы һөнәрче” исемендәге  бәйгесенә старт бирде. Бәйгә белгечләрнең һөнәри осталыкларын күтәрү максаты белән, шулай ук шәһәр төзелеше өлкәсендә бәя кую һәм сметалы нормалаштыру эшчәнлегендә һөнәрнең популярлаштыру һәм дәрәҗәсен күтәрү максаты белән үткәрелә.  Чараны үткәрү идеясы Татарстанда барлыкка килде. Республикабызның сметчиклары ел саен "Татарстан Республикасының иң яхшы сметчысы" исемендәге тармакның  иң яхшы белгеч билгеләү бәйгесендә катнашалар. Бәйгесенең проекты Рәсәйнең төзелеш министрлыгы  белән уңай бәяләнде. Чараны оештыручылар – ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм ГАУ "Татарстан Республикасының дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү идарәсе". 15 августта эшлекле чара  кысаларында Төзүче Көне бәйрәм итү уңаеннан, республиканың оештыру комитеты конкурсының нәтиҗәләрен чыгарачак һәм Татарстан Республикасының командасы составына кергән катнашучыларны игълан итер.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International