ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Әлмәт шәһәренән социаль ипотека буенча фатирлар алучысының ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гимаев белән очрашу үтте. Кабул итү барышында министр урынбасары төзелеш мәйданында агымдагы вәзгыять турында сөйләде һәм программа катнашучысын кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук "Фон", "Свей", "Вектр" һәм "СтройКом" компанияләренең өлешләп төзүчеләре белән очрашу оештырылды, анда И. С. Гимаев күрелә торган чаралар һәм, гомумән, озак барган төзелешләр буенча вазгыять турында сөйләде.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гимаев XIX Халыкара Көзге төзелеш форумын башлап җибәрде. Чара 12-15 сентябрь көнәрендә Казанда, " Казан ярминкәсе "күргәзмә үзәгендә үтә. Илшат Гыймаев шулай ук хәбәр иткәнчә, быел күргәзмәдә 60 тан артык компания катнашачак. Татарстан Республикасының төзелеш комплексы– Рәсәй Федерациясендә иң динамик рәвештә үсүче комплекс. Торак программаларын гамәлгә ашыру, социаль-мәдәни һәм спорт өчен билгеләнгән яңа объектлар төзү, сәнәгый төзелеш өлкәсендә эре проектлар – болар барысы да республикага берничә ел дәвамында бу өлкәдә лидерлык позицияләрен тотып калырга мөмкинлек бирә, " – дип ассызыклады И. С. Гимаев. Чыгышының ахырында Илшат Гыймаев барлык катнашучыларга форумда конструктив эш һәм яңа эшлекле контактлар теләде.

2017 елның 6 октябрьдә Казанда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә Төбәкара клиник-диагностика үзәге (ТКДҮ) һәм "КАЗАН-ЭКСПО" оештырган "Сәламәтлек архитектурасында хәзерге заман инженерлык системалары" (Modern Engeneering Systems, MES) фәнни-гамәли конференциясе узачак. MES – бу заманча медицина үзәген ничек яхшырак проектларга һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә IT-системаны оештырырга, иҗтимагый биналар проектлауганда комфорт һәм куркынычсызлык тәэмин итү турында фикер алышу мәйданчыгы. Форумның программасы белән meskazan.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International