ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Быел Татарстанның студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәте 55 еллыгын билгеләп үтә. Яшьләр хәрәкәте 1963 елда барлыкка килде. Ул вакытта комсомолның өлкә комитеты Казакъстанда эшләү өчен Казан инженер-төзелеш институтының 200 студентына юнәлеш бирү турында указ чыгара. 1966 елда Татария студент төзелеш отрядларының беренче слеты була, 1967 елда Татар Республика студентлар төзелеш отрядлары штабы оештырыла. "Татарстан студентлар отрядларына 55 ел" бәйрәм итү кысаларында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы «Север» КАИ Хәрби Комсомол Дружинасы студентлар төзелеш отряды ветераннарының, шулай ук КДАТУ студентлары Илмир Бурхановка («Алькор» студентлар төзелеш отрядының командиры), Булат Низаметдиновка («Казан» студентлар төзелеш отрядының командиры), Евгения Гуляковага («Казан» студентлар төзелеш отрядының мастеры) Рәхмәт хатлары тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International