Торак төзелеше өчен территорияләрне комплекслы үзләштерү проектларын конкурс нигезендә ел саен сайлап алу йомгаклары

2011-2015 елларга “Торак” федераль максатчан программасының “Россия Федерациясе субъектларының торак төзелешен үстерү программаларына стимул бирү” ярдәмче программасын тормышка ашыру кысасында Россия Федерациясе Төбәкләр үсеше министрлыгы тарафыннан 2011 елда түбәндәге проектлар сайлап алынды:

Т-п №

Проектның (чараның) атамасы

Заем алучының (заказчының/төзү оешмасының) атамасы

Россия Федерациясе субъектлары, муниципаль берәмлекләр яки юридик затлар тарафыннан кредит оешмаларыннан эконом класслы торак төзелеше өчен тәгаенләнгән җир кишәрлекләрен инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итү өчен алынган кредитлар буенча процентларны түләүгә киткән чыгымнарны (чыгымнарның бер өлешен) каплау

1

Чаллы шәһәрендә “Яшьлек” торак комплексының коммуналь инфраструктура объектларын төзү

“ФОН” ябык акционерлык җәмгыяте

 

2

“Мәләкәс аръягы” торак районының магистраль инженерлык челтәрен төзү

 УКС “Камгэсэнергострой” КТИ ҖЧҖ

 

3

Түбән Кама шәһәрендә азкатлы йортлар төзелешен коммуналь инфраструктура белән тәэмин итү

“Торакны инвестицияләү компаниясе-НК” ҖЧҖ

 

Россия Федерациясе субъектлары, муниципаль берәмлекләр һәм (яки) юридик затлар тарафыннан кредит оешмаларыннан төзелеш сәнәгатенең энергияне нәтиҗәле куллана һәм энергияне сакчыл тота торган төзелеш материаллары, конструкцияләр һәм эшләнмәләр чыгаручы – энергияне нәтиҗәле кулланучы предприятиеләрен реконструкцияләүгә һәм (яки) төзүгә  алынган кредитлар буенча процентларны түләүгә киткән чыгымнарны (чыгымнарның бер өлешен) каплау

1

“Йортлар төзү комбинатын реконструкцияләү һәм техник яктан яңача коралландыру”

“Йортлар төзү комбинаты” ҖЧҖ

 

2

“Кощаково кирпеч заводы”н төзү

“Керамик Центр” ҖЧҖ /“Казан төзелеш материаллары комбинаты” ААҖ

3

“ТБЭ-4” заводын реконструкцияләү һәм техник яктан яңача коралландыру”

“Татстрой” ААҖ

 

Эконом класслы торак төзелешен күздә тотучы территорияләрне комплекслы үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыру кысасында социаль инфраструктура объектларын төзү (реконструкцияләү)

1

Чаллы шәһәрендә 36-9/2 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

 

“ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе /“КазаньЦентрСтрой” ААҖ

2

Казан шәһәренең “Кояшлы шәһәр” микрорайонында 1000 урынлы мәктәп

“ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе /“АК БАРС Строй” ҖЧҖ

Азкатлы һәм күпфатирлы эконом класслы торак йортлар күпләп төзелгән яңа микрорайоннарда автомобиль юллары салу

1

“Мәләкәс аръягы” торак комплексының автомобиль юллары (Ш2-Е, Ш2-Ж, М-20, М-21, М-20 (Ш-2 дән төньяктарак)

“Төзелеш инжинирингы һәм аудиты дирекциясе” МКП/“Трест Камдорстрой” ЯАҖ

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International