Татарстанда 2021 ел планыннан189 мең кв м торак файдалануга тапшырылган

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасында бүгенгә планлаштырылган 2 млн. 670 мең кв. метр торакның 189 мең кв. метры, ягъни планның 7% ы файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Алексей Фролов искәртеп узганча, 2021 елга торак төзелеше программасы ТР Төзелеш министрлыгы тарафыннан ТР Дәүләт торак фонды һәм муниципалитетлар белән берлектә эшләнгән, бу елның 19 гыйнварында расланган. "Муниципаль районнар белән эш килешенгән һәм барлык юнәлешләр буенча алып барыла, - диде ул. - Муниципалитетлар белән берлектә төзелә торган һәр йорт буенча мониторинг алып барыла. 2021 елга бурычлар үтәләчәк».

Социаль ипотека программасы буенча 5 мең 159 фатирлы 161 күп фатирлы йорт төзелергә тиеш. Быел файдалануга тапшырырга планлаштырылган социаль ипотека буенча йортларның гомуми мәйданы – 280,5 мең кв. метр. Бүгенге көндә 49 мең кв. м мәйданда 924 фатирлы 6 йорт файдалануга тапшырылган.

Тагын 68 йорт әзер диярлек. Уртача әзерлектә – 41 объект, 46 объектта эшләр күп әле, бу 30% тан да артык түгел.

22 гыйнварга 81,1 мең кв. м мәйданда  күп фатирлы 17йорт файдалануга тапшырылган, бу планның 6,4%ын тәшкил итә. Объектлар төрле әзерлек дәрәҗәсендә. Әйтик, 40 йорт әзер диярлек (70% -100%), уртача әзерлектә дәрәҗәсендә 49 йорт (30% -70%), 58 йортта эшләр күп әле (0% -30%).

Шәхси торак төзелеше кысаларында быел 1 млн. кв. метрдан артык мәйданлы 8 мең 330 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Әлегә 436 йорт тапшырылган. План үтәлеше 5%тан аз гына артык.

Узган елдагы кебек үк, 2021 елда да аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программа гамәлдә булачак. Әлеге программаларда барлыгы 739 гаилә катнаша. Болар – 636 ятим бала, 45 күп балалы гаилә, 49 яшь гаилә, мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр арасыннан 9 граждан.

Быел республикада 5 млн. 223 мең кв. метр мәйданда  күп фатирлы 927йорт ремонтланырга тиеш. Программада 21 муниципаль берәмлек катнаша.

Моннан тыш, ТР Төзелеш министрлыгы җаваплылыгы зонасына 6 илкүләм проект керә, шулардан 93 объект, алар 13 федераль программа кысаларында төзелә.

Алексей Фролов шулай ук искә төшергәнчә, 2021 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе уздган, анда 2020 елга йомгак ясадлган һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнгән, шул исәптән 44 республика программасын гамәлгә ашыру да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International