Төзелеш Министрлыгында «Зур Яшел Үзән» проектын тормышка ашыру буенча фикер алыштылар

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Казаннан алып Яшел Үзәнгә кадәр территорияне комплекслы үстерү мәйданы 9 мең гектардан артып китәчәк, шуның 1,7 мең гектарын яңа торак һәм социаль объектлар төзү өчен бирү планлаштырыла. Бүген төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «Зур Яшел Үзән» проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Эшлекле очрашуда катнашучылар Казаннан Яшел Үзәнгә кадәр участокта сыйфатлы яңа торак мохит формалаштыру турында фикер алыштылар, аерым алганда, транспорт һәм социаль инфраструктура үсешенә, шулай ук заманча күп функцияле торак комплекслар төзүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Киңәшмәдә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасарлары Владимир Кудряшев һәм Данис Вилданов, башка министрлыклар һәм ведомстволар, заказ бирүче һәм проект оешмалары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International