Алексей Фролов республикада капиталь ремонт эшләре турында сөйләде

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган атналык киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре барышы турында сөйләде.

 

Капиталь ремонт эшләре 37 муниципаль берәмлектәге 465 күп фатирлы йортта башланган. СМР үтәлеше 21% тәшкил итә. Программага барлыгы 763 йорт керә.

 

«Мәгариф» тармагы буенча 7 федераль һәм республика программасына кертелгән 185 объектның 16сында ремонт үткәрелә. Эшләрнең гомуми үтәлеше 38% тәшкил итә. Мәктәп объектларында һәм белем бирү үзәкләрендә эшләр 19% дип бәяләнә. Шулай ук мәктәпләрдә азык-төлек блокларын ремонтлау буенча зур күләм планлаштырылган. Хәзерге вакытта 11 шундый объект ремонтлана. Программаның гомуми үтәлеше 2% тәшкил итә.

 

«Сәламәтлек саклау» тармагында 137 объектның 52% ы фельдшер-акушерлык пунктлары буенча программаны үтәүгә ирешкән, поликлиникаларны ремонтлау буенча планлы эш күләменең 34% ы ябылган һәм 28%  стационарларны ремонтлау буенча программа тәшкил итә.

 

«Мәдәният» тармагында 24 объектның 45% ы - балалар сәнгать мәктәпләре һәм 9 мәдәният учреждениесе – 28% ы ремонтлана.

 

«Яшьләр сәясәт» юншлеше буенча 28 объектның 23%  яшүсмерләр клубларын ремонтлау программасы үтәлгән һәм 10%  яшьләр үзәкләре буенча эшләр башкарылган. Шулай ук агымдагы атнада  Васильево бистәсендә психологик-педагогик ярдәм үзәгендә эшли башладылар. Аның буенча башкарыдган эш 4 процент тәшкил итә.

 

Моннан тыш, «Экология» өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган гидротехник корылмаларны ремонтлау, елга үзәннәрен чистарту һәм күлләрне чистарту программаларына 21 объект кертелгән. Бүгенге көндә подрядчыларның 12 объекты эшли. Гомуми башкару 36% тәшкил итә.

 

Спорт объектларын ремонтлау программасының үтәлеше 13% тәшкил итә. Эшләр 10 учреждениедә алып барыла. 10 Башкарма комитет буенча эшләр 72 процентка, 16 хәрби комиссариат буенча 37 процентка җиткән. Икешәр бина капиталь ремонтның түбәндәге программаларына керә: муниципаль архивлар буенча 15%, мировой судьялар биналары буенча 20% һәм Росгвардия ведомствосы карамагындагы биналар буенча 13%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International