ТР Төзелеш министрлыгы: барлык муниципаль берәмлекләрнең идарәче оешмалары буенча кичектерелгән бурычларның кимүе күзәтелә

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган атналык киңәшмәдә халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дисциплинасы һәм предприятиеләрнең һәм оешмаларның энергия ресурслары өчен бурычлары турында сөйләде.

 

Агымдагы елның мартында республика буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю дәрәҗәсе узган елның шул ук чорына карата 2% ка кимегән һәм 98,6% тәшкил иткән.

 

Агымдагы елның гыйнвар-март айларында Татарстан буенча халык түләүләрен җыю дәрәҗәсе уртача 96,7% тәшкил итте. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,5% ка югарырак. Уртача еллык дәрәҗә 99,3% тәшкил итә, бу 2023 елның шул ук чорына караганда 0,1% ка югарырак.

 

Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше гомуми күләмдә 75,7% ка җиткән.

 

Торак-коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан кулланылган энергия ресурслары өчен бурычлар турындагы мәгълүматка килгәндә, 2024 елның 1 апреленә газ өчен түләнмәгән бурыч суммасы 225 млн.сум тәшкил итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16 млн.сумга кимү теркәлә.

 

Кулланылган электр энергиясе өлешендә бер ел эчендә бурыч суммасы 14 млн сумга кимү теркәлә. 2024 елның 1 апреленә бурычның гомуми суммасы 32 млн.

 

«Татэнерго» акционерлык җәмгыяте алдында җылылык энергиясе өчен идарәче оешмаларның бурычы 1 апрельгә 60 млн.сумга кимегән һәм 220 млн. сум тәшкил иткән.

 

Барлык муниципаль берәмлекләрнең идарәче оешмалары буенча бурычларның кимүе күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International