Инвесторлар өчен мәгълүмат

Хөрмәтле дуслар!

“Россия гражданнарына – үтемле һәм уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проектының Татарстан Республикасында гамәлгә ашырылуы күчемсез мөлкәт базары кебек табышлы базар сегментына (чылбырына) инвестицияләр өчен зур мөмкинлекләр тәкъдим итә.
Проектны гамәлгә ашыруның төп коралы булган “Торак” федераль максатчан программасы торак төзү территорияләрен үзләштерү – җир кишәрлекләрен зарури инженер челтәрләре һәм коммуникацияләре белән тәэмин итү кебек иң проблемалы мәсьәләләрнең берсен хәл итүдә дәүләт катнашу механизмын исәпкә ала.
“Россия Федерациясе торак төзелеше субъектлары үсеше программаларын стимуллаштыру” кече программасы шартларына нигезләнеп, дәүләт катнашуының түбәндәге формалары каралган:
- эконом класслы торак төзү өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрен инженер инфраструктурасы белән тәэмин итү максатында, кредит оешмаларыннан алынган кредитлар буенча процентларны түләүгә тотылган акча (тотылган акча өлешен) каплауга субсидияләр;
- энергия ягыннан нәтиҗәле һәм энергияне сак куллана торган төзелеш материаллары, конструкцияләр һәм эшләнмәләр чыгаручы төзелеш индустриясенең яңа энергия ягыннан нәтиҗәле предприятиеләрен төзү һәм (яисә) үзгәртеп коруга кредит оешмаларыннан алынган кредитлар буенча процентлар түләүгә тотылган акча (тотылган акча өлешен) каплауга субсидияләр;

 социаль инфраструктура объектлары төзелешенә (яңартылуына) субсидияләр;

- автомобиль юллары төзүгә субсидияләр.


Әгәр дә Сез Татарстан Республикасында “Россия гражданнарына – үтемле һәм уңайлы торак” илкүләм проектын гамәлгә ашыруда катнаша калсагыз, ул вакытта төзелеш барган җир кишәрлекләренә инженер челтәрләре үткәрүгә, социаль өлкә объектларын һәм аңа килүче машина юлларын салуга бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә зур мөмкинлекләргә ия булачаксыз.

Моның өчен Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының максатчан программаларны формалаштыру һәм күзәтү бүлегенә, “Торак” ФМП кече программасында катнашу өчен республиканың Россия Федерациясе төбәкләрен сайлау конкурсында катнашачак инвестиция проектлары пулын  формалатыру максатында, торак төзелеше буенча үзегезнең инвестиция проектыгыз белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Проектны гамәлгә ашыру өчен инвестицияләр җәлеп итәргә һәм Сезнең теләсә кайсы идеяләрегезне карарга без әзер. Проектның уңышы һәм нәтиҗәсе – республика гражданнарын арзанлы һәм сыйфатлы торак белән тәэмин итү – безнең уртак тырышлыкка бәйле!

  • РФ Төбәк үсеше минисрлыгының “2011-2015 елларга “Торак” федераль максатчан программасының “Россия Федерациясе субъектларының торак төзелешен үстерү программаларын стимуллаштыру” кече программасы кысаларында торак төзелешен үстерүгә бәйле төбәк максатчан программалары чараларын гамәлгә ашыру өчен РФ субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча РФ субъектларын конкурс нигезендә сайлау турында”  2011 елның 27 декабрендәге боерыгы (карарга)
  • 2011-2015 елларга “Торак” федераль максатчан программасының “Россия Федерациясе субъектларының торак төзелешен үстерү программаларын стимуллаштыру” кече программасы кысаларында торак төзелешен үстерүгә бәйле төбәк максатчан программалары чараларын гамәлгә ашыру өчен РФ субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча РФ субъектларын конкурс нигезендә сайлау турында белдерү (карарга)
  • 2011-2015 елларга “Торак” федераль максатчан программасының “Россия Федерациясе субъектларының торак төзелешен үстерү программаларын стимуллаштыру” кече программасы кысаларында торак төзелешен үстерүгә бәйле төбәк максатчан программалары чараларын гамәлгә ашыру өчен РФ субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча РФ субъектларын конкурс нигезендә сайлау тәртибе (файлны күчереп алырга)
  • Эконом класслы торак төзү проектларын гамәлгә ашыручы төзүчеләргә һәм әлеге проектлар нигезендә торак урыннар сатып алучы физик затларга кредит бирүне стимуллаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы            

Торак төзелешен үстерүгә булышлык күрсәтү буенча федераль фонд белән үзара хезмәттәшлек турында мәгълүмат

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International