Социаль һәм мәдәният өлкәсе объектлары

2012 ел

Авыл клублары төзү буенча республика программасы

Муниципаль берәмлекләрдә, беренче чиратта, авыл җирлегендә, югары сыйфатлы яшәеш булдыру өчен, халыкның мәдәни кыйммәтләргә мөмкин кадәр якын килә алуы, мәдәни ихтыяҗларны канәгатьләндерү мөмкинлеге булуы мөһим факторларның берсе булып тора.

Биналарның югары дәрәҗәдә тузган булуы яки аларның бөтенләй булмавы, шулай ук әхлакый һәм физик яктан искергән җиһазлар куллану халыкның мәдәният учреждениеләре белән тәэмин ителүнең төп проблемасы булып тора. Моннан тыш, 50 ел элек төзелгән биналар янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми, халыкның аз мобильле төркемнәренең бу биналарга үтеп керә алу мөмкинлеге исәпкә алынмаган, клубларның 50% артыгы җайлаштырылмаган биналарда һәм урыннарда урнаштырылган, биналарның 27,9% капиталь ремонт таләп итә (Идел буе федераль округы буенча уртача – 25,6%ы), 39 объект аварияле хәлдә дип табылды, әлеге хәл клуб учреждениеләренә килүчеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч белән яный.

Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча ТР МБ күпфункцияле мәдәни үзәкләр төзү программасы формалаштырылды. Ул 2012 елда мәдәни билгеләнештәге 46 объект төзүне күздә тота. Татарстан Республикасы халкын мәдәни объектлар белән тәэмин итү Программаның максаты булып тора.

Мәдәни һәм күпфункцияле үзәкләр төзү планлаштырылган торак пунктлар исемлеге Мәдәният министрлыгы һәм ТР муниципаль берәмлекләре белән килешенде. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре каравына “Татинвестгражданпроект” ДУП тарафыннан эшләнгән мәдәни һәм күпфункцияле үзәк эскизы проектының 6 төре җибәрелде. Барлык 45 муниципаль берәмлек тә проектның варианты белән билгеләнде.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре торак пункларында "Авыл клублары" программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән мәдәни билгеләнештәге иң яхшы объектларны билгеләү буенча конкурс уздыру турында Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының 26.07.2012 елгы 36/р номерлы нигезләмәсе (күчереп алырга)

2011 ел

"Бәләкәч" республика программасы

“Бәләкәч-Малыш” программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы 2011 елда республика биләмәсендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзү һәм капиталь ремонтлау программасын формалаштырды. Программа нигезендә:

- 5210 урынга исәпләгән 29 яңа, шул исәптән Казанда 3140 урынга исәпләнгән 18 объект төзү.

- 2115 урынга исәпләнгән 18 объектны, шул исәптән Казанда 540 урынлык 5 объектны мәктәпкәчә белем бирү системасына кире кайтару.

- булган 92 балалар бакчаларында 2520 өстәмә урын булдыру, шул исәптән Казандагы 49 объектта – 1260 урын.

Программада барлыгы 11 315 урын булдыру каралган, шулардан 6200 урын Казан шәһәрендә.

2011 елда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау программасы PPT, 215 КБ

2011 елда “Бәләкәч-Малыш” республика программасын гамәлгә ашыру барышы турында мәгълүмат DOC, 40 КБ

Балалар бакчасы. Типик проект 1.PDF, 847 КБ

Балалар бакчасы. Типик проект 2.PDF, 973 КБ

Балалар бакчасы. Типик проект 3.PDF, 1.48 МБ

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International