Фикер алышу: "Татарстан — уңайлылык территориясе"

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Төзекләндерү һәм шәһәр төзү программалары Татарстанда тулы масштабта тормышка ашырыла, шуңа күрә иң югары бәяләүгә лаек. 2 октябрьдә бөтендөнья архитектура көнендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн институты директоры Карина Нәбиуллина, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара сектор мөдире Гөлназ Миңнеханова һәм башкалар катнашында түгәрәк өстәл уздырылды. Владимир Кудряшов үзенең хезмәттәшләрен-архитекторларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм шәһәр төзелеш үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде. Моннан тыш, ул  шәһәрне өзекләндерү һәм яшелләндерү программалары буенча тормышка ашыру этапларының төп юнәлешләре турында сөйләде. Үз чыгышында ул түбәндәгеләрне билгеләп үтте: "Әлеге программаның гамәлгә ашыру өстенлекләре төзекләндерү буенча планның 76% төгәлләргә генә түгел, ә ахырында  республика халкы белән үзара эшчәнлек методикасын куллану, эшләрендә аларның кызыксынуын арттыру. Өстенлек бүген баланска багышланган: программа Татарстан башкаласында гына түгел, ә район үзәкләрендә дә гамәлгә ашырыла. Төзек киңлекләре бүгенге көндә бик күп, шуңа алар белән дөрес идарә итергә өйрәнү да мөһим – шушы максат белән Парклар һәм скверлар дирекциясе төзелде". Владимир Кудряшов, игълан ителгән барлык программаларны уңышлы гамәлгә ашыру күбесенчә мәгариф системасының практикага юнәлгәнү белән бәйле дип ассызыклады.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International