ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашында «Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге» АСРОның ХV еллык хисап-сайлау гомуми җыелышы узды.


22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 7 мартында «Төзелеш тармагы лидерлары» Бөтенроссия конкурсында катнашучыларны теркәү башланды.

 

Соңгы җиде көндә тавыш бирүгә Татарстанда яшәүче 98 меңгә якын кеше кушылды. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган шимбә киңәшмәсендә сөйләде.

 

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә үз эченә 763 йортны алган күп фатирлы өйләрне капиталь ремонтлау программасын әзерләү барышы турында хәбәр итте.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика һәм федераль программалар кысаларында иҗтимагый-мәдәни өлкә объектларына капиталь ремонт барышы турында сөйләде.

 


19
апрель, 2024 ел
җомга

2025 елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннарын сайлап алу өчен Татарстан халкына 10 көннән артык вакыт калды. Онлайн тавыш бирү 30 апрельдә тәмамланачак.

Илледән җиде республика төзекләндерү проекты Россиядә иң яхшылар рәтенә керде: Юнысов мәйданы, «Якты үзән» паркы, «Зеркала Татарстана» — Казандагы Зур Зәңгәр күл, Тәтештәге «320 ступеней к истории: вдоль по Троицкой», Питрәчтәге «Балалар шәһәрчеге» паркы, Нурлаттагы Кондурча паркы һәм Арчадагы «Татарские предания — в город старой дорогой по улице Коммуны».


18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда җәмәгать урыннарын һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү өчен сайлау буенча онлайн-тавыш бирүдә бүгенге көндә 348 338 кеше катнашты.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев «Батталовский» яңа торак комплексы презентациясендә катнашты. Проект «Дом.РФ» банкы белән берлектә гамәлгә ашырыла. 


16
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Мәскәүдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «Төзелеш, ТКХ, шәһәр мохите» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе утырышында катнашты. Чараны комиссия рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, шулай ук Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International