Капиталь төзекләндерүдән соң, балалар бакчалары үз ишекләрен ача

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Капиталь  төзекләндерүдән соң, бүген Түбән Каманың 31нче “Семицветик” һәм 14нче “Белоснежка” балалар бакчалары кабат үз ишекләрен ачты. Бакчаларны ачу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары, шәһәр мэры урынбасары Эльвира Долотказина катнашты.

Бакча мөдире Ирина Агафонова сүзләренчә, биредә төзекләндерү эшләре соңгы тапкыр 1996 елда башкарылган булган. Киләсе елда үзенең 40 еллыгын каршылаучы әлеге бакча, республика программасына кертелеп,  капиталь ремонт үткәрелүенә бик шат.

Төзекләндерү барышында әлеге учреждениедә  түбә ябылган, фасад, техник тәэмин итү челтәре яңартылган, сантехника, тәрәзә, ишекләр, бүлмәләрдә мебель алыштырылган, буяу-сылау эшләре башкарылган. Азык-төлек блогында яңа котел куелган, технологик җиһазлар яңартылган, пешекчеләргә уңайлылык йөзеннән, душ бүлмәсе дә булдырылган.

Ата-аналарның күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, 31нче бакчада быел 1-2 яшьлек балалар өчен яңа төркем дә ачылган. Бакча үз эшчәнлеген 7 ноябрьдән башлап җибәрергә ниятли.

45 еллык тарихы булган 14нче бакча да бүген бик күп тәбрикләүләр кабул итте. Әлеге мәктәпкәчә учреждениедә комплекслы капиталь төзекләндерүнең әле беренче тапкыр үткәрелүе. Гадәттәге ремонт эшләреннән тыш, биредә кер юу бүлмәсе тулысынча яңартылган: яңа кер юу машинасы кайтартылган, су җылыткыч куелган. Аш әзерләү блогында вентиляция системасын, технологик җиһазларны алыштырганнар. Моннан тыш, барлык бүлмәләргә дә яңа  линолеум җәйгәннәр, беренче катта идәннәрне җылытыла торган итеп үзгәрткәннәр, бинага керү урынын яңартканнар.

Республика программасы кысаларында быел Түбән Каманың 6 балалар бакчасы капиталь төзекләндерү үтте. 5 ел дәвам итәчәк программа нигезендә район һәм шәһәр күләмендә барлыгы 39 мәктәпкәчә учреждениене капиталь төзекләндерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International