2017 елның "Рәсәйнең 100 иң яхшы товары" конкурсының җиңүчеләре игълан ителгән. “Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү белән идарә итү” Дәүләт Автоном Учреждениесе белем бирү хезмәтләре – “Төзелеш өлкәсендә бәя хасил итү һәм смета нормалау” буенча квалификация күтәрү курслары "Халык өчен хезмәтләр" номинациясендә җиңүче булып сайланганнар. "Рәсәйнең 100 иң яхшы товары" конкурсы Рәсәй Федерациясе предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары арасында югары сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр ачыклау максаты белән үткәрелә.