Бөгелмә зонасы торак инспекциясенең 2017 елның 10 аендагы эш нәтиҗәләре хакында

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Торак фондына планлы һәм планнан тыш тикшерүләр уздыру барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан инспекциягә беркетелгән районнарда (Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы) 2017 елның 10 аенда гомуми мәйданы 6185,63 мең кв. метр булган 832 күпфатирлы йорт каралды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 920 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча – 852, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 49, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча – 26.

Үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләргә һәм ТМШ карата 590 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 105 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 13, вазыйфаи затларга – 45, физик затларга – 47. БЗТИ күрсәтмәләрен билгеләнгән чорында үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча 14 беркетмә төзелде. 381100 сумлык гомуми штраф санкцияләре белдерелде, аларның  БЗТИ тарафыннан – 279500 сум, җәмәгать суды тарафыннан – 101600 сум. Фактта штрафларның 268800 сумы түләнде, бу салынган барлык штрафлар суммасының 70%ын тәшкил итә.

2017 елның 10 аенда Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында яшәүчеләрдән 1207 мөрәҗәгать килде (2016 елның аналогик чорында – 999). 569 мөрәҗәгать урынга чыгып каралды, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрелде, 554 мөрәҗәгать буенча аңлатмалар бирелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре хакында мөрәҗәгать итүчеләрнә законнарда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителде. 84 мөрәҗәгать БЗТИ контролендә кала бирә.

2017 елның 10 аенда идарәче компанияләр тарафыннан Бөгелмә зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә йортларда гомуми милекне ремонтлау буенча 7095,41 мең сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International