2017 елның октябрендә Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

2017 елның октябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 65 тикшерү үткәрелде, аларның 52се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча һәм 13 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Шулай ук 2017 елның октябрь аенда Чистай ЗТИ тарафыннан капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортларны тикшерүләр, шулай ук Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелә торган торак йортларны караулар үткәрелде.

Үткәрелгән тикшерүләр кысасында барлыгы гомуми мәйданы 225,85 мең кв. метр булган 64 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 14 очрагы ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 14 күрсәтмә бирелде.

2017 елның октябрендә Чистай ЗТИ гражданнардан 52 язмача мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 13е урынга чыгып тикшерелде, аларның 7се инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде).

Элек бирелгән күрсәтмәләрне билгеләнгән чорында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 2 беркетмә төзелде. Чистай ЗТИ беркетмәләре буенча җәмәгать суды тарафыннан гомуми 1000 сумлык административ штрафлар турында 1 карар чыгарылды.

Идарәче оешмалар тарафыннан законнардагы зарури таләпләр бозылуны профилактикалау буенча чараларны тормышка ашыру максатларында 2017 елның октябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан закондагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 14 кисәтү чыгарылды.  

2017 елның октябрендә элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан барлыгы 22 мең сумлык штраф түләнде. 

Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2017 елның октябрь аенда идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә 91,2 мең сумлык эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International