Министр урынбасары Илшат Гимаев Кытайның Синьцзян-Уйгур автоном районы сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Гао Чжиган башлыгында Кытай Халык Республикасы бизнес-делегациясен кабул итте. Очрашуның төп мәсьәләсе - төзелеш өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекнең перспективалары буенча фикер алышу иде, аерым алганда, кунакларның зур кызыксынуы төзелеш материаллары җитештерү тармагына бәйле иде. Министр урынбасары Илшат Гимаев билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Кытай арасында хезмәттәшлек соңгы вакытта актив темплар белән үсә һәм рәсәй-кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуга үз өлешен кертә. Бүген Татарстан Республикасы территориясендә бик күп инвестицион проектлар кытай партнерлары җәлеп итү белән тормышка ашырыла.