Шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү мәгълүмат системасы эшләнгән

2017 елның 8 декабре, җомга

Рәсәйнең төзелеш министрлыгында шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү мәгълүмат системасын (ШТЭТМС) алып бару гомуми тиражланган программалы тәэмин итүне булдыру өстендә эш төгәлләнде. Программа комплексы кулланучылары ШТЭТМС операторлары булган Рәсәй Федерациясе субъектлары һәм шулай ук шул система мәгълүматын урнаштыру һәм бирү эшләренә вәкаләтләре булган муниципаль берәмлекләр булып тора. Система 2017 елның 5 декабрь көне электрон исәпләү машиналары өчен алгоритмнар һәм программалар Милли фондында 10.0237695.124.01 номер астында урнаштырылган һәм муниципаль берәмлекләр белән Рәсәй Федерациясе субъектлары өчен аны куллану бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International