Юрий Аляшев аккумулятор батареяларын җитештерүче «Барс Технолоджи» заводын ачуда катнашты

2017 елның 8 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кысаларында аккумулятор батареяларын җитештерүче «Барс Технолоджи» заводын ачуда катнашты. 

Предприятие "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә ачылды. 

"Бүген без илдә аккумулятор батареяларын җитештерүче иң заманча производствоны ачабыз, - диде Татарстан Президенты. - Беренче этапта биредә  миллион аккумулятор батареясы җитештереләчәк. Биредә никадәр заманча технологияләр кулланылуын күрәҗез, шулай ук бөтен экологик нормалар үтәлүен дә күрәбез. Дөнья электромобильләргә таба баруын искә алсак, биредә электромобильләр җитештерх өчен җитди база булдырыла". 

Сезнең тәҗрибә кирәк булачак, диде Рөстәм Миңнеханов «Барс Технолоджи» җитәкчелегенә. 

"Ышанам, бу әле эшнең башы гына. Сезнең мөмкинлекләр зур, һәм без сезгә алга таба да ярдәм итәчәкбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

«Кориб» компанияләр төркеме (Чаллы) Директорлар советы рәисе Олег Коробченко Татарстан җитәкчелегенә проектны гамәлгә ашурыда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International