Әлмәттә модульле чаңгы базасы ачылды

2017 елның 19 декабре, сишәмбе

Әлмәттә «Кар бөртекләре» спорт–күңел ачу комплексы территориясендә модульле чаңгы базасы ачылды. Әлеге объект төзелешенә республика бюджетыннан 6 млн сум акча бүлеп бирелгән. 110 кв. м мәйданы яңа җылы чаңгы базасында бар кием алмаштыру зоналары, бәдрәф бүлмәләре, душ бүлмәләре, тренерлар өчен бүлмәләр һәм чаңгы саклау һәм хезмәт күрсәтү зоналары, 100 чаңгы экипировкасы, снегоход һәм аны саклау өчен бина бар. Бер үк вакытта анда якынча 30 – 40 кеше булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International