20 декабрь көнне «ПрофСтандарт» уку үзәгендә "Татарстан Республикасының архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе" дәүләт автоном учреждениесе «Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Төбәк иҗтимагый контрольлек Үзәге» коммерциячел булмаган партнерлыгы белән берлектә «Торак-коммуналь хезмәтләрен күрсәтү сораулары»дигән темага семинар уздырганнар. Чарада түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- 2016 елның 26 декабреннән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең №1491 «Иҗтимагый торак контроле башкару тәртибе турында» карар;
- муниципаль торак контроле органнары: бурычлары, функцияләре һәм вәкаләтләре;
- җәмәгать торак инспекторлары социаль-хокукый статусы (хокуклары, бурычлары, җаваплылык). Семинар азагында һәр тыңлаучы сертификат һәм мәгълүмати-методик материал комплекты алды.