Татарстан Республикасында 2018 елда социаль өлкә һәм мәдәният объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру дәвам ителәчәк

2018 елның 13 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасында 2018 елда гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метрлы 995 күп фатирлы йорт капиталь ремонтланды. 224 мең гражданнарның торак шартларын яхшыртырга планлаштырыла. Финанслау күләме - 6 млрд. 76 млн. 348 мең сум. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

2018 елга күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 312 лифтны алыштыру, 416 мең кв. метр түбәне, 1,6 млн. метр эчке инженер челтәрләрен алыгтыру.ю 1,3 млн. кв. метр бинаның алгы ягын ремонтлау, 213 меэ кв. метр подъездларны ремонтлау каралган. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2018 елда мәгариф объектларны ремонтлау исемлегендә 732,72 млн. сумга 28 гомуми белем бирү оешмасын капиталь ремонтлау һәм 1 млрд. 743,71 млн. сумга 85 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен капиталь ремонтлау каралган. 

2018 елда 14 балалар савыктыру лагерен капиталь ремонтлау каралган (112 млн. сум), 6 балалар савыктыру лагерен төзү (40,5 млн. сум) һәм бер балалар савыктыру лагерен төзекләндерү планлаштырыла (40 млн. сум).

Оештырыла торган ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау эшләре дә алып барылачак - 11 профессиональ белем бриъ оешмалары. Финанслау кълщме - 681,38 млн. сум.

42 мәдәният объектын капиталь ремонтлауга финанслау күләме 342,975 млн. сум карала. 

2018 елда республикада 28 яшүсмер клубы капиталь ремонланачак, моннан тыш, материаль базасы да яхшыртыла. Финанслау күләме - 100 млн. сум.

Татарстанда муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары биналарын, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен, муниципаль архивларны, яшьләр үзәкләрен капиталь ремонтлау дәвам ителәчәк. 

2018 елда амбулатор-поликлиника биналарын капиталь ремонтлау программасы буенча 120 бинага 3 млрд. 195,72 млн. сум карала. Казанда 21 поликлиника, Чаллыда - 15 бина, Түбән Камада - 6, Әлмәт - 4 бина. Программага республика муниципаль районнарында 74 поликлиника бинасы ремонтланачак. 

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2018 елда иҗтимагый киңлекләр проектларын сайлауда халыкның туры сайлавы карала.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада җәмәгатьчелек белән тавыш биреп сайлау мехнизмы көйләнгән инде. Кешеләрнең тавыш бирүләре аша иҗтимагый киңлекләрнең нинди булырга тиешлеген хәл итәргә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International