Гарловкада чистарту станциясен ачтылар

2018 елның 16 марты, җомга

Бүген Тарловка авылында суларны биологик чистарту станциясе ачылды. Ачу тантанасында Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм «ТР Газлаштыру, энергия саклаучы технологияләр һәм инженерлык челтәрләрен үстерү Фонды» ДКУ генераль директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов катнаштылар. Яңа объект тәүлегенә 150 куб. м су эшкәртүенә исәпләнгән. Сулар 4 тапкырлай чистартала. Ә "Үлгән суны" бактерияләр терелтә. Беренче сынаулары балыклар булды. Эшләр республика бюджеты хисабына алып барылган, һәм 5 ай эчендә үтәлгән. Объектта билгеләнгән корылмалар полипропилен һәм стеклопластик тарафыннан җитештерелде. Һәм иң мөһиме, биредә канализация исе сизелми. Ә бина үзе һәм проект өстәмә савытлар урнаштыру мөмкинлеген дә фаразлый, ул киләчәктә объектның егәрлеген арттырырга мөмкинлек бирә. Әлегә биологик чистарту корылмалары тәүлегенә 20 кубометр су эшкәртәләр. ТР газлаштыру Фонды чистарту корылмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итәргә чакырды. Бу хакта фонды генераль директоры Җәүдәт Миннәхмәтов журналистларга Әлки районы Базарлы Матак авылында БЧС тапшыруы алдында белдерде. Башта бу проблеманы район башлыгы Александр Никошин билгеләде..«Чистарту корылмалары — бу-җитди эш, анда яхшы белгечләр эшләргә тиеш. Без инде өйрәтергә башладык, ләкин монысына да акча юк, укыту түләүсез була алмый. Әйдәгез, ТР Президентына дирекцияне булдырырга, штатны бюджет белән тәэмин итәргз мөрәҗәгать ясыйк. Һәр районда кеше куярбыз, диспетчер Казанда булачак. Үзәкле дарә итәчәкбез һәм лаеклы хезмәт хакы тәэмин итәчәкбез», — дип сөйләде ТР газификация Фонды башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International