Чистай районында торакны капиталь ремонтлауга 100 млн сумнан артык акча тотылачак

2018 елның 21 сентябре, җомга

Чистай районында капиталь ремонт программасына 12 торак йорт кергән, чыгымнар күләме 105 млн.сум тәшкил итәчәк. РБК-Татарстан, «ТР Баш инвестицион - төзелеш идарәсе» матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, капиталь ремонт кысаларында Чистайда, шулай ук Луч һәм Каргалы бистәләрендә ремонт ясаячаклар. "2018 елда комплекслы ремонт барлык 12 күпфатирлы йортта да каралган. Электр белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү, су бүлү, салкын су белән тәэмин итү системалары ремонтланачак. Шулай ук түбәләрне, фасадларны, подъездларны һәм подвал биналарын ремонтлау планлаштырылган», - диделәр матбугат хезмәтендә. 2008 елдан башлап 2017 елга кадәр Чистай районында 248 күпфатирлы йорт капиталь ремонтланган, гомуми мәйданы 500,0 мең квадрат метр, 26,0 мең кеше торак шартларын яхшырткан, капиталь ремонтка 1,3 млрд сум акча тотылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International