Юрий Аляшев «Алабуга» МИЗ инфраструктура объектларын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

2019 елның 23 августы, җомга

Бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю. Л.Аляшев 2019 ел программалары буенча «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ» АҖнең инженер һәм сәнәгать инфраструктура объектларында күчмә киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ заказ бирүче, «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ һәм подрядчы оешмалар вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә «Алабуга» МИЗ инфраструктурасы объектларын төзү сораулары, шул исәптән «Синергия» Индустриаль-технологик паркын төзү сораулары каралды (ПАН-прекурсор, 4.1, 4.2 корпусларын җитештерү буенча заманча завод урнаштыру өчен 3 корпус). Заказ бирүче объектлар төзелеше темплары турында хисап тотты. «Синергия 4» ИПның ике корпусын герметизацияләү буенча барлык эшләр дә тәмамланган. Төзекләндерү эшләре бара. Unit 700 «Пан Прекурсор» корпусында көч плитәләре урнаштыру буенча эшләр алып барыла, шулай ук гомумзавод хуҗалыгы корпусларында монтаж эшләре бара. Су чистарту станциясендә резервуарны бетонлаштыру буенча эшләр тәмамланып килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International