Татарстанда күп фатирлы йортларга капремонт программасы 95%ка үтәлгән

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

2018-2019 елларга «Демография» илкүләм проекты кысаларында, 6130 урын, урыны булдырып, шул исәптән 3110 ясле урыны, 30 балалар бакчасы төзү карала, бүгенгә 24 объект файдалануга тапшырылган, калган объектлар буенча эшләр дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Министр хәбәр иткәнчә, Татарстанда күп фатирлы йортларга капремонт программасы 95%ка үтәлгән. Барлыгы 2019 елда 42 муниципаль берәмлектә 942 торак объектын яңарту каралган. 

Мәгариф оешмаларына капиталь ремонт буенча эшләр барлык 29 гомуми белем мәктәбендә һәм 9 коррекцион мәктәптә дә тәмамланган. Мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт эшләре 100 объектта тәмамланган, 12 балалар бакчасында эшләр дәвам итә.   

Шулай ук капиталь ремонт эшләре 13 ресурс үзәгендә, 3 балаларны савыктыру лагеренда, 24 яшүсмерләр клубында, 6 Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре бинасында (урынында), 34 мәдәни объектта, 27 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә һәм 9 муниципаль архив бинасында тәмамланган.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) биналарында һәм яшүсмерләр клубларында (урыннарында) капиталь ремонт программасы эшләре тулысынча тәмамланган.    

Шулай ук республикада 11 авыл клубы, 10 җирлекләр башкарма комитетлары (Советлары) биналары һәм 103 универсаль спорт мәйданчыгы төзелеп беткән.

Халыкка башлангыч медик-санитар ярдәм күрсәтү программасы буенча 34 фельдшерлык-акушерлык пункты, 6 табиб амбулаториясе төзелгән, шулай ук  8 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт төгәлләнгән.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International