ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Яңа Мәртле авылында өй туе – биредә яңа мәдәният йорты ачылды. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга дип Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов килделәр. Алар һәм әлеге объектны төзүче “Стройгарант” оешмасы җитәкчесе Илдар Гыймадиев мәртлеләргә изге теләкләрен җиткерделәр.

Бүген КДАТУда архитектура һәм дизайн институтын, транспорт корылмалары институтын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру, шулай ук Халыкара студентлар конкурсында IDSA2016 (International Design Student Awards 2016) җиңүчеләргә торак-төзелеш, архитектура һәм торак-коммуаль хуҗалык министрлыгының рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы узды.

РФ Хөкүмәтенең “Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартын раслау турында”  (алга таба – Стандарт) 23.09.2010 №731 карары һәм РФ ТК 161 ст. 10 өлеше нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар үзләренең эшчәнлекләре турында, “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтта урнаштыру юлы белән, мәгълүмат ачарга бурычлы. Тикшерү барышында ачыкланганча, “Дворик” ТМШ, “Касаткина-24” ТМШ, “Отрадная 15” ТМШ, “Весна” ТМШ, “Овражная” ТМШ, “Аметьевское” ТМШ, “Шмидта” ТМШ, “Аяз” ТМШ, “Дом” ТМШ тарафыннан “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтта Стандартта каралган мәгълүмат тулы күләмдә ачылмаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International