23.09.2010 № 731 РФ ХК билгеләнгән таләпләр үтәлешен тикшерү

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

РФ Хөкүмәтенең “Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартын раслау турында”  (алга таба – Стандарт) 23.09.2010 №731 карары һәм РФ ТК 161 ст. 10 өлеше нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар үзләренең эшчәнлекләре турында, “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтта урнаштыру юлы белән, мәгълүмат ачарга бурычлы. Тикшерү барышында ачыкланганча, “Дворик” ТМШ, “Касаткина-24” ТМШ, “Отрадная 15” ТМШ, “Весна” ТМШ, “Овражная” ТМШ, “Аметьевское” ТМШ, “Шмидта” ТМШ, “Аяз” ТМШ, “Дом” ТМШ тарафыннан “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтта Стандартта каралган мәгълүмат тулы күләмдә ачылмаган.

Россия Федерациясе законнарында мәгълүмат урнаштыру буенча билгеләнгән тәртипне, ысулларны һәм вакытны бозган өчен, “Дворик” ТМШ, “Касаткина-24” ТМШ, “Отрадная 15” ТМШ, “Весна” ТМШ, “Овражная” ТМШ, “Аметьевское” ТМШ, “Шмидта” ТМШ, “Аяз” ТМШ, “Дом” ТМШ, Казан шәһәре торак инспекциясе башлыгының карары нигезендә, РФ КоАП 13.19.2 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылдылар. Моннан тыш, билгеләнгән тәртиптә, аталган ТМШларга карата әлеге җитешсезлекне бетерү күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтмәләрнең үтәлеше КШТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International