ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

Татарстанның Тарихи җирлекләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында берничә проект хупланды. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Проектларны Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итте.

2017 елның 29 июнендә  Балтач районы Бурбаш авылында яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Барлыгы 2013 елдан башлап Балтач муниципаль районы территориясендә 13 универсаль спорт мәйданчыклары төзелде. 2017 елда Бурбаш авылында, Балтач шәһәр тибындагы поселогында, Урта Кушкет авылында өч объект гамәлгә ашырылган.

Бүген Казанның Рәхмәтуллин – Кави Нәҗми – Профсоюз – Муса Җәлил урамнары чикләрендәге тарихи кварталын реставрацияләү проектын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдир иттеләр.

Чаллы шәһәренең Ш.Усманов урамы буенча 129 номерлы күпфатирлы торак йортта 310 номерлы фатирда яшәүченең мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе "торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләре", шулай ук "халыкны коммуналь хезмәтләре белән тәэмин итү нормативлары" бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: 310 номерлы фатирның барлык бүлмәләрендә, баскыч мәйданчыклары стеналарында һәм 20нче подъездның катлар арасындагы электр щитында су басудан калган дым эзләре, шулай ук фатир эчендә электр чыбыкларының зыян килгән өлешләре ачыкланды.Тикшерү нәтиҗәсендә, РФ КоАП 7.22 ст. буенча 40 000 сум күләмендә штраф салынып һәм РФ КоАП 7.23 ст. буенча 5 000 сум күләмендә штраф салынып, "Камстройсервис" ТЭИ" ҖЧҖ юридик затына карата административ хокук бозу турында 2 беркетмә төзелде. Шулай ук ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International