Балтач районында яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылган

2017 елның 4 июле, сишәмбе

2017 елның 29 июнендә  Балтач районы Бурбаш авылында яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Барлыгы 2013 елдан башлап Балтач муниципаль районы территориясендә 13 универсаль спорт мәйданчыклары төзелде. 2017 елда Бурбаш авылында, Балтач шәһәр тибындагы поселогында, Урта Кушкет авылында өч объект гамәлгә ашырылган. Спорт мәйданчыгы ачылуында идарәсе Мәҗит Салихов катнашты. Район халкына мөрәҗәгать итеп, ул ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинның сәлам сүзләрен тапшырды, шулай ук, 2013 елдан башлап, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының, "Татарстан Республикасының архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе" дәүләт автоном учреждениесенең, проект һәм төзелеш оешмаларының һәм Татарстан Республикасының муниципаль районнарының администрацияләре башкарган эшнең зур күләмен билгеләп үтте. Чара тәмамланганнан соң район халкы шунда ук яңа спорт мәйданчыгын гамәлдә сынадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International