ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Министрның беренче урынбасары Алексей Фролов Кытай Халык Республикасы бизнес-делегациясе вәкилләре белән очрашу үткәрде, аның кысаларында, аерым алганда, каты көнкүреш калдыклары белән хезмәттәшлек итү өлкәсендә сораулар турында фикер алышылды. Делегация составына САМСЕ (China CAMC Engineering Co., Ltd.), See Parts Technology, World Food City компанияләре һәм экспорт-импорт сәүдә компаниясе "Алзат" вәкилләре керде. "Без калдыклар белән эш итү территориаль схемасын расладык, аның кысаларында Татарстан ике зонага бүленде – көнбатыш һәм көнчыгыш. Региональ операторлар конкурс нигезендә сайланачаклар. Аларның компетенцияләре өлкәсе бик киң: калдыкларын җыю һәм эшкәртүдән чүплекләрне бетерүгә кадәр, - дип белдерде Алексей Фролов. Очрашу барышында яклар каты көнкүреш калдыкларын җыю, чыгару, утильләштерү һәм эшкәртү эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча тәҗрибә һәм мәгълүмат белән алмаштылар. Чара тәмамланганнан соң, Кытай делегациясе Татарстаннан коллегаларына кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде, һәм арытаба да хезмәттәшлеккә өмет белдерде.

 

2017 елның "Рәсәйнең 100 иң яхшы товары" конкурсының җиңүчеләре игълан ителгән. “Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү белән идарә итү” Дәүләт Автоном Учреждениесе белем бирү хезмәтләре – “Төзелеш өлкәсендә бәя хасил итү һәм смета нормалау” буенча квалификация күтәрү курслары "Халык өчен хезмәтләр"  номинациясендә җиңүче булып сайланганнар. "Рәсәйнең 100 иң яхшы товары" конкурсы Рәсәй Федерациясе предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары арасында югары сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр ачыклау максаты белән үткәрелә.

Ак.Губкин урамы буенча №1 торак йортына (блок "Д"), Казан шәһәренең "Гадәттән Тыш Хәлләр" ТК, файдалануга кертү өчен рөхсәт бирелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International