Татарстан Республикасында 2018 елда гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метрлы 995 күп фатирлы йорт капиталь ремонтланды. 224 мең гражданнарның торак шартларын яхшыртырга планлаштырыла. Финанслау күләме - 6 млрд. 76 млн. 348 мең сум. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.