Татарстанда төзекләндерү объектлары өчен 264 меңнән артык кеше тавыш бирде

2024 елның 12 апреле, җомга

Татарстанда төзекләндерү өчен җәмәгать урыннарын һәм ишегалды территорияләрен сайлау буенча онлайн-тавыш бирүдә 264 301 кеше катнашты.

 

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 15 марттан 30 апрельгә кадәр сайтта (gorodsreda.tatar.ru), порталда һәм «ТР Хезмәтләре» кушымтасында уза. Объектларны төзекләндерү өчен «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты сайлап ала.

 

Быел Татарстаннан төзекләндерү өчен территорияләр сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүендә барлык 45 муниципаль берәмлектә 273 җәмәгать киңлеге, шулай ук 1,55 мең йорт катнаша.

 

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында республикада 225 объект төзекләндерелде. Аерым алганда, узган ел Татарстанда 2,9 млрд сумлык 68 җәмәгать урыннары төзекләндерелгән. 2024 елда 2,4 млрд сумлык 64 җәмәгать киңлеген төзекләндерү буенча эшләр планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International