Татарстанда 1,4 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Торак төзүчеләр әкренләп экваторга якынлаша. 13 апрельгә еллык план 46% ка үтәлгән. 1 млн 456 мең квадрат метр кертелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 

Торак тапшыруның иң зур күләме шәхси торак төзелешендә күзәтелә монда план 81% ка үтәлгән. 1 млн 223 мең кв. метр мәйданлы 9060 йорт әзер.

 

Коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 11% ы тапшырылган: бу 42 күп фатирлы йорт, аларның гомуми мәйданы 165 мең кв.метр.

 

Социаль ипотека буенча еллык йөкләмәләр 43 процентка үтәлгән. 15 йорт тапшырылган, аларның гомуми мәйданы 69 мең кв.метр тәшкил итә. 2024 ел программасында 56 йорт төзү каралган.

 

Марат Айзатуллин шулай ук аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаның үтәлеше турында хәбәр итте. Иң күп санлы категория - ятим балалар, барлыгы 621 алучы. Бүгенге көндә 39 торак бинаны федераль бюджеттан финанслау хисабына сатып алу буенча дәүләт контракты төзелгән.

 

Сан буенча икенче категория - яшь гаиләләр: агымдагы елда 41 муниципаль берәмлектә яшәүче 84 кеше яңа торак алырга тиеш. Бүгенге көндә барлык таныклыклар яшь гаиләләргә тапшырылды, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларының хосусый счетларына акча күчерүгә әзерлек бара.

 

«5 һәм аннан да күбрәк балалы күп балалы гаиләләр» категориясендә барлык 28 катнашучыга сертификатлар рәсмиләштерелгән. Торак биналарның мәйданы 2 мең 642 кв. метр тәшкил итә.

 

Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльлеләр категориясендә барлык 5 алучы да үзләренә туры килгән торак сайлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International