Татарстанда төзекләндерү объектлары өчен 348 меңнән артык кеше тавыш биргән

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда җәмәгать урыннарын һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү өчен сайлау буенча онлайн-тавыш бирүдә бүгенге көндә 348 338 кеше катнашты.

Тавыш бирүдә Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Әлмәт районнары халкы актив катнаша.

Тавыш бирү 15 марттан 30 апрельгә кадәр gorodsreda.tatar.ru  сайтында яки  «ТР Хезмәтләре» кушымтасында уза . Объектлар төзекләндерү өчен 2025 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында сайлап алына.

Быел Татарстаннан төзекләндерү өчен территорияләр сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүендә барлык 45 муниципаль берәмлектә 273 җәмәгать урыны, шулай ук 1,55 мең йорт катнаша.

Белешмә:

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында республикада 225 объект төзекләндерелде. Аерым алганда, узган ел Татарстанда 2,9 млрд сумлык 68 җәмәгать урыны төзекләндерелгән. 2024 елда 2,4 млрд сумлык 64 җәмәгать урынын төзекләндерү буенча эшләр планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International