Татарстанда төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү ахырына якынлаша

2024 елның 19 апреле, җомга

2025 елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннарын сайлап алу өчен Татарстан халкына 10 көннән артык вакыт калды. Онлайн тавыш бирү 30 апрельдә тәмамланачак.

Быел татарстанлыларга 45 муниципаль берәмлектә урнашкан 273 парк һәм сквер, шулай ук 1,5 меңнән артык ишегалды сайлап алынды.

Сайтта яраткан «кандидат» файдасына тавышны gorodsreda.tatar.ru сайтында яки  «ТР Хезмәтләре» кушымтасында калдырырга мөмкин. Объектлар Президент Владимир Путин инициативасы белән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында сайлап алынган.

Бүгенге көндә тавыш бирүдә 351 976 мең татарстанлы катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия тавыш бирү 15 мартта башланды. Рөстәм Миңнеханов, республика халкына мөрәҗәгать итеп, аларны битараф калмаска һәм төбәккә матур парклар һәм ял итү өчен уңайлы урыннар санын арттырырга ярдәм итәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International