Казан шәһәр думасы сессиясендә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү турында фикер алыштылар

2024 елның 26 апреле, җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов Казгордума сессиясендә чыгыш ясады, анда Казанның коммуналь инфраструктурасын модернизацияләү турында фикер алыштылар.

 

Бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемалы нокталарның берсе булып инженерлык инфраструктурасы объектларының торышы кала. Статистика мәгълүматлары буенча, республика буенча коммуналь челтәрләрнең озынлыгы 26 мең 546,8 км тәшкил итә, шуларның 8 мең 561 км-зам алыштырырга кирәк, бу 32% тәшкил итә.

 

«Коммуналь хуҗалык челтәрләренең торышы аларның авариялелегенә тәэсир итә. Муниципаль берәмлекләрдән министрлыкның оператив-диспетчерлык хезмәтенә килгән мәгълүматка караганда, узган 2023 елда коммуналь хуҗалык объектларында 5 552 авария булган, анда инцидентларның 64 проценты су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә булган», – диде Мәҗит Салихов.

 

Коммуналь хуҗалык челтәрләрендә тузганлык һәм авариялелек проблемасын өлешчә республика һәм федераль бюджеттан финансланган программалар хәл итәргә ярдәм итә. Инженерлык челтәрләренең тузу проблемасы бөтен илдә кискен булганлыктан, Россия Федерациясе Президенты коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасын эшләтеп җибәрү турында Карар кабул итте.

 

Хәзер ул 2 елга расланган, аңа 4,71 млрд.сумлык 67 объект кертелгән. Программа буенча модернизацияләнә торган челтәрләрнең яртысы җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә туры килә. Моннан тыш, әлеге мәсьәләне хәл итү максатыннан коммуналь оешмаларның инвестиция программалары гамәлгә ашырыла. 2024 елга Татарстан Республикасында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә 36 инвестицион программа расланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International