Татарстанда 2025 елда төзекләндереләчәк җәмәгать урыннарын сайлау буенча тавыш бирү тәмамланды

2024 елның 3 мае, җомга

2025 елда төзекләндерү өчен җәмәгать урыннарын сайлау буенча тавыш бирүдә 421 820 кеше гаризасы кабул ителгән. Иң күп тавыш җыйган объектлар «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында яңартылачак.

 

Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 15 мартта башланды. Анда республиканың барлык муниципалитетларында 273 җәмәгать урыны катнашты. Моннан тыш, Татарстан халкы киләсе елда «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндереләчәк объектларны сайлый алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International