МБ белән уртак эш кысалалырында КДАТУда гамәлгә ашырыла торган төзекләндерү проектлары буенча очрашу узды

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Казан Дәүләт Ахитектура-Төзелеш Университында Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре өчен гамәлгә ашырыла торган төзекләндерү проектлары кысаларында очрашу узды. Утырышта КДАТУ ректоры Р.К. Низамов , проректоры Д.М. Кордончик., архитектура һәм дизайн институты директоры Е.И.Прокофьев, проектның кураторы, шәһәр төзелеше һәм авыл торак пунктларны планнаштыру кафедрасы доценты К.Р.Набиуллина, шулай ук укытучылар һәм студентлар катнашты. 
Чара барышында КДАТУ белән МБ ТР узара хезмәттәшлелеге гамәлгә ашырылу объект проектларын планнаштыру өлеше мәсьәләләре каралды. Шул исәптән укыту программасындагы студентлар практикасына үзгәрешләр кертү сораулары кутәрелде. 
 Киңәшмәдә төзү турында шундый карар кабул ителде:архитекторлар һәм дизайнерлар өчен эксперименталь мәйданчыклар әзерләргэ кирэк, кая бөтен курслардагы архитектура-дизайн һәм инженерлык әзерләү институтының төрле юнәлешләре буенча студентлар өчен даими проект процессы булачак. Очрашу барышында катнашучылар шундый карарны хупладылар: студентлар конкурсында девиз(слоганны) һәм логотип(брендны) ясау проектны таныр өчен эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International