Түбән Лоҗыда яңа клуб

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бигеш авылы җирлегенә караган авыллар социаль объектларга байый бара: узган ел Түбән Лоҗыда фельдшер-акушерлык пункты ачылса, быел “Авыл клублары” Президент программасы кысаларында пилот проекты буенча яңа клуб сафка басты. Түбән Лоҗы авылы халкы клубның төзелүен түземсезләнеп көтте. Аны ачу тантанасына Югары Лоҗы, Бигеш, Кәрәкәс авыллары халкы да җыелды. Аларның шатлыгын уртаклашырга ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хафизов, “Спецстрой” һәм “Теплосервис” ширкәтләре җитәкчеләре дә килгән иде. Район башлыгы Р.Г.Кәримов Татарстан Республикасы җитәкчелегенә халык исеменнән зур рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мәдәният хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар теләп, киләчәктә Түбән Лоҗы авылы җирлегендә яңа талант һәм коллективлар үсеп чыгуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International