Иске Күклек авылында универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Алабуга районының Иске Күклек авылында спорт мәйданчыгын тантаналы төстә ачтылар. Ул республика программасы буенча төзелде. Мәйданчыкны тантаналы ачуда район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов, авыл халкы, шулай ук авыл яшьләренең V форумына килүчеләр катнашты. Универсаль спорт мәйданчыгында футбол һәм волейбол уйнарга мөмкин булган спорт кыры бар, монда шулай ук нәниләр өчен уен мәйданчыгы да һәм воркаут өчен тренажерлы зона да урнашкан. Биредә тәүлекнең караңгы вакытында да спорт белән шөгыльләнергә мөмкин, чөнки объект заманча яктыртылышка ия. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International