КДАТУның өч чыгарылыш укучысы - Bartlett (Бөекбритания) мәктәбендә белем алачаклар.

2016 елның 12 июле, сишәмбе

Узган атнада Программаның 2016 нчы йомгаклау елының, икенче дулкынының нәтиҗәләрен ясадылар. Җиңүчеләрне сайлап алу исемлегендә, укуга акча түләү хокукына һәм акчалата компенсация, тагын шуңа охшаш чыгымнарны - КДАТУның Архитектура һәм дизайн Институтының берьюлы өч чыгарылыш укучылары алды.
Бу, Анна Андронова (“Киләчәк шәһәре”, "Санлы Ренессанс Эрасы” диплом эше) һәм Алисә Силантьева ("Шәһәр һәм Ризык. Мәдәният һәм Куркынычсызлык. Киләчәккә стратегик караш" диплом эше) - 2016нчы ел чыгарылышы һәм Егор Орлов (диплом эше “Киберотопия. Архитектура киңлегенең киләчәге. Охшаш шәһәрләрнең үлеме”) - 2014 ел чыгарылышы.
Барлык өч студентның укытучылары Илнар һәм Резедә Әхтәмовлар. Өлкән курсларда ясалган курс эшләре, конкурс проектлары, һәм диплом эшләре ярдәмендә формалаштырылган портфолио белән алар Архитектура (Architecture MArch) специаль магистрлык программасы буенча, Bartlett(Бөекбритания) мәктәбенә укырга керделәр, ул 2016 елга иң яхшы архитектура мәктәпләре рейтингында икенче урынны алып тора (The world's top universities for architecture & built environment, QS World University Rankings 2016). Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International