Яшел Үзән районында берьюлы өч спорт мәйданчыгы ачылды: икесе - Яшел Узәндәге 3-нче гимназия һәм 11-нче мәктәп территорияләрендә урнашты, шулай ук тагы берсе - Мулла иле авылында, болар барысы да республика программасы кысаларында эшләнде. Яшел Үзәндә яҗа спорт объектларын ачу тантанасында Госдума депутаты Илдар Гилмутдинов катнашты. Мәктәп яны мини-стадионнарын ул сыйфатлы дәрәҗәдә бәйләде. "Әлеге мәйданчыкларда тренажер зонасы да урнашкан, барысы да сыйфатлы һәм заманча үтәлгән".