Татарстан Республикасы Буа районы Бикмураз авылында 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ярашлылык бәяләмәсе алды

2016 елның 2 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Буа районы Бикмураз авылында 80 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелегенә карата таләпләргә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә карата таләпләргә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.  Мәктәпкәчә белем бирү учреждениясен төзүче - “Буа муниципаль районы мәгариф Идарәсе” Муниципаль казна учреждениясе”,  балалар бакчасының гомуми мәйданы – 1128 квадрат метр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International