Татарстан Президенты «Энергопрогресс» инженер үзәгенең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Энергопрогресс» инженер үзәгенең яңа бинасын (Волгоград ур., 34) ачу тантанасы узды.   

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиев, Казан мэры Илсур Метшин, «Генерирующая компания» ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты. 

«Энергопрогресс» – энергетика өлкәсендә илебездәге беренче инженер үзәкләренең берсе, аңа 1989 елда нигез салынган.   

919,26 кв.метр мәйданлы яңа офис бинасын төзү һәм реконструкцияләү –  Инженер үзәген төзекләндерүнең беренче этабы. Киләчәктә яңа лаборатор  корпус төзү планлаштырыла, анда 15 аккредитацияләнгән лаборатория күчәчәк.  

Бинаны караганда Рөстәм Миңнехановка энергосистемаларның тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итү бурычларын хәл итүнең комплекслы алдынгы алымнарын күрсәттеләр. 

Тантанада Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, инжинирингны үстерү – эре югары технологияле предприятиеләрне үстерү нигезе.

«Әгәр энергокомпанияләребез барысын да читтән сатып алсалар – бернинди акча да җитмәячәк. Иң мөһиме – бүген без җибәргән хаталарны киләчәктә төзәтүе кыен булырга мөмкин», - диде ул. 

«Сезнең оста һөнәри инженерлар командагыз, алга киткән инфраструктурагыз, 15 заманча лабораториягез бар. Тагын да алга таба барырга кирәк. Татарстан компанияләрен генә күздә тотарга кирәкми: сез аларда үз эшләнмәләрегезне сынап карый аласыз. Параллель рәвештә чит илләр партнёрлары белән дә хезмәттәшлек итәргә һәм республикадан читтә дә базарлар табарга кирәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Азакта Рөстәм Миңнеханов республика энергетика тармагын үстерүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International