Торак-коммуналь эшләренә финанслауны җәлеп итү өчен махсус кредит программасы чыгарыла. "Коробочный" пилот продукты 2016 елның ахырына кадәр эшли башларга мөмкин.
Бу хакта утырыш кысаларында эш төркеме ТКХ буенча вице-премьер Дмитрий Козак рәислегендә, Россия Төзелеш министры урынбасары Андрей Чибис хәбәр итте. Чара 30 сентябрь, Сочи шәһәрендә узды.
Вице-премьер Дмитрий Казак кушуы буенча Россиянең Төзелеш министырлыгы кредит оешмалары белән берлектә, әлбәттә, дәүләт катнашында торак-коммуналь хуҗалыгы тармагына финанслауны җәлеп итү өчен кредит программаларын булдыра. Беренче шундый программа Россия Саклык Банкы белән эшләнгән булырга мөмкин.