Казанның Константиновка поселогында участок полиция хезмәткәре өчен административ-торак комплекс ачылды

2016 елның 9 декабре, җомга

8 декабрьдә  Казанда участок вәкаләтле полиция хезмәткәре өчен, республика президент программасы кысаларында, административ-торак комплекс ачылды. Яңа административ-торак комплекс шәһәрнең Совет районындагы Константиновка поселогында урнашкан. Участок хезмәткәре поселоктагы 6 меңнән артык артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

Ачылыш тантанасында Совет районы администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Яковлев, ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов, Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Валерий Саматошенков, “Гвардия” полиция бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев һәм башкалар катнашты.

Бер типтагы административ-торак комплексның гомуми мәйданы 95,03 кв. м тәшкил итә. 21,82 кв.м мәйданлы торак булмаган бинада кешеләрне кабул итәр өчен участок полиция пункты урнашкан, 73,21 кв. м мәйдандагы торак биналарда – хезмәт вакытында бирелгән торак.

Бу елда Казанда барлыгы 6 административ-торак комплекс ачылды, шуларның 3-се – Совет районында, дип хәбәр итә шәһәрнең Совет районы администрациясе матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International